Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда «Иң яхшы авыл клубы һәм авыл мәдәният йорты» җиңүчесе ярты миллион сум алачак

Конкурсның республика этабы 2019 елның 1 октябреннән 18 октябренә кадәр узачак.

«Иң яхшы авыл клубы һәм авыл мәдәният йорты» республика конкурсында җиңүче 500 мең сум акча алачак. Бу хакта Татарстан Республикасында милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча ведомствоара эшче төркем утырышында Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин сөйләде.

«Конкурста җиңүчеләргә призлы урыннар бирелә һәм җиһазлар, музыка кораллары, мебель, мәдәни-спорт инвентаре сатып алуга, милли костюмнар һәм кием тегү өчен акчалата сертификатлар бирелә», — дип төгәллек кертте Дамир Натфуллин.

Дүрт номинациянең һәркайсында өч урын бирелә. Нәтиҗәләр 18 октябрьдә билгеле булачак.

Натфуллин билгеләп үткәнчә, конкурс бары авыл клублары өчен генә үткәрелә, аларда халык саны 200дән ким һәм 500дән артык булырга тиеш түгел.

2012 елдан башлап Татарстанда авыл клубларын үстерү программасы гамәлгә ашырыла. Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары билгеләп үткәнчә, бу программа - Россия төбәкләрендә аналогы булмаган бердәнбер тәҗрибә.

«Бу вакыт эчендә барлыгы 285 яңа авыл клубы төзелде. Бу тәҗрибә яңа нәтиҗәләргә ирешү өчен стимул булачак», — дип йомгаклады Дамир Натфуллин.
 

Фото: архив/Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев