Иң күп очраклар Казанда, Чаллыда һәм Әлмәт районында теркәлгән.
ТР Роспотребнадзоры мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә республикада талпаннардан зыян күргән 5881 кеше, шул исәптән 1253 бала, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән. Иң күп очраклар Казанда, Чаллыда һәм Әлмәт районында теркәлгән.
Расланган диагнозлар арасында – талпан боррелиозының 10 очрагы һәм талпан энцефалитының өч читтән кертелгән очрагы (йогышлану Чиләбе, Кемерово өлкәләренә һәм Новосибирскига сәфәрләр вакытында килеп чыккан). Белгечләр урманнарда һәм паркларда булганда саклык чараларын үтәргә кирәклеген искәртәләр.
Казанские ведомости


Нет комментариев