Татарстанда яшьләр клубларына капиталь ремонт ясау 90 процентка башкарылган
2026 елда программа кысаларында Казанда, Яңа Чишмә, Баулы, балтач районнарында гомуми 100 млн сумга дүрт үсмерләр клубын яңарту планлаштырыла.
Татарстанда «Яшьләр (үсмерләр) клубларына капиталь ремонт ясау» республика программасы кысаларында яшьләр клубларын төзекләндерү эшләре 90 процентка башкарылган. Төрле категориядәге яшьләр өчен мөмкинлекләр булдыру «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты максатларына туры килә.
«Татарстан Рәисе ярдәмендә республикада 2019 елдан берле яшүсмерләр клубларына капиталь ремонт ясау һәм матди базаны ныгыту программасы тормышка ашырыла. Шушы вакыт эчендә 600 млн сумга 53 объект төзекләндерелгән. Үсеп килүче буынны күңел ачу өчен уңайлы шартлар белән тәэмин итү өчен бүген үсмерләр клубларына аеруча игътибар кирәк. Бу яшьләр өчен әһәмиятле мәйданчык, аларның кызыксынуларын тормышка ашыру, иҗади яктан камилләшү һәм интеллектуаль сәләтләрен үстерү өлкәсе. Монда һәр үсмер күңеленә яткан шөгыль сайлый һәм профессиональ педагоглар белән бушлай шөгыльләнә ала», – диде Татарстанның яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.
2025 елда Татарстанның дүрт муниципалитетында дүрт яшьләр (үсмерләр) клубында ремонт башкарыла. Дәүләт контрактлары буенча финанслауның гомуми суммасы 100 млн сум.
Казанның Ютазы урамында үсмерләр клубында эшләр ахырына якынлашып килә, алар 90 процентка башкарылган инде. Ачылыштан соң клуб спорт юнәлешендә эшләячәк. Азнакай районында «Юность» үсмерләр клубында эшләр төгәлләнгән инде. Реконструкциягә 30 млн сумнан артык акча бүленгән булган. Бу җирле яшьләрнең талантларын үстерү өчен киңлек – коворкинг, «Доброцентр», арт-остаханәләр (декоратив-гамәли сәнгать, рәсем сәнгате, техник юнәлеш, заманча мастер-класслар), радиоклуб (радиоэлемтә сеанслары уздыру), «Патриот» клубы булдырырга мөмкинлек биргән.
Шулай ук Чаллының Рәис Беляев проспектында яшьләр (үсмерләр) клубында да капиталь төзекләндерү төгәлләнгән. Реконструкциягә 45,05 млн сум бирелгән. Монда бүлмәләрне якты төсләр кулланып заманча стильдә бизәгәннәр.
Алабугада «Спартак» яшьләр клубында су һәм җылылык кертү эшләре төгәлләнеп килә. Оешма авыр атлетика юнәлешендә эшләячәк. Монда йөрүчеләр арасында ике спорт мастеры кандидаты, шул исәптән 2024 елда студентлар арасында Бөтенроссия ярышларында чемпион булган Алексей Мыльников та бар. Клубка көн саен 30 яшь спортчы йөри.
2026 елда программа кысаларында Казанда, Яңа Чишмә, Баулы, балтач районнарында гомуми 100 млн сумга дүрт үсмерләр клубын яңарту планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев