Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда китапханәләр китап бирү буенча гына эшне яңадан башлап җибәрде

Уку заллары Татарстанда карантин режимы йомшарганнан соң гына ачылырга мөмкин.

Татарстан китапханәләре китапларны өйгә бирү өчен генә эшне яңадан башлап җибәргән, уку заллары әлегә ябык булып кала. Бу хакта ТР мәдәният министры Ирада Әюпова хәбәр итте.

«Китапханәләр китап бирү өлешендә хезмәт күрсәтү өчен генә эшли, уку заллары карантин режимы йомшарганнан соң ачыла», — диде Әюпова. Ул китап бирү буенча хезмәт күрсәтү шәхси тәртиптә башкарыла, дип аңлатты. Һәр кеше китапка заказ бирә ала, аннары билгеле бер вакытта килеп ала», — диде министр.

Татарстан бүгенге көннән Covid-19 коронавирусы таралу сәбәпле кертелгән чикләүләрне йомшарту буенча чираттагы этапка күчә. ТР Хөкүмәте карары нигезендә, кайбер оешмалар, шул исәптән музейлар һәм китапханәләр эшкә керешәчәк.

Фото: tatarstan.ru

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев