Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда Күп функцияле үзәкләр 1 апрельдән эшне туктатачак

«Минем документлар» офислары коронавирусны тоткарлау һәм республикада үз-үзеңне изоляцияләү режимын кертү чараларын катгыйландыру максатыннан эшне вакытлыча туктата.

Татарстанда Күп функцияле үзәк офислары эшчәнлеге 1 апрельдән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының аерым күрсәтмәсенә кадәр вакытлыча туктатыла. Бу хакта Татарстанда Күп функцияле үзәк матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Коронавирусны тоткарлау һәм республикада үз-үзеңне изоляцияләү режимын кертү буенча чаралар катгыйлануга бәйле рәвештә, Татарстанда Күп функцияле үзәкләр эшне туктата», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Элегрәк «Татар-информ» Татарстанда коронавирус таралуны кисәтү өчен  үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелгәнен хәбәр иткән иде.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев