Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда май башыннан бирле беренче тапкыр коронавирусның 200дән артык очрагы теркәлгән

Татарстанда 27 август көнне тәүлек эчендә 202 кеше Covid-19 белән чирләгән. Әлеге күрсәткеч май башыннан бирле беренче тапкыр 200 очрактан артып китте. Стопкоронавирус.рф порталы шундый мәгълүматлар китерә.

Республиканың 86 кешесен хастаханә шартларында дәвалау кирәк булган. 41 кеше сәламәтләнде. Татарстанда пандемия башланганнан бирле барлыгы 156 620 авыру очрагы теркәлгән.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт Йортында узган традицион киңәшмәдә яңа коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча оператив штаб эшен яңадан башлап җибәрергә кушты. Республика җитәкчесе санитар-эпидемиологик таләпләрне төгәл үтәргә һәм ковидка каршы вакцинация үткәрүне активлаштырырга өндәде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев