Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда пассажирлар өчен QR-кодсыз йөргән өчен штраф күләме 30 мең сумга кадәр булачак

Хокук бозучыларга зур штрафлар яный - гади кеше өчен 30 мең сумга кадәр, вазифаи зат өчен 50 мең сумга кадәр һәм юридик зат өчен 300 мең сумга кадәр.

Яңалыклар җир өсте транспортына гына түгел, метрополитенга да кагылачак.

Татарстан Республикасы Транспорт министрлыгы башлыгы урынбасары Андрей Егоров яңа Covid-чикләүләр 22 ноябрьдән гамәлгә керәчәк, дип сөйләде.

"18 яшьтән өлкәнрәк пассажирларга QR-кодтан башка йөрү тыелачак. Чикләүләр муниципаль һәм муниципальара маршрутлар буенча йөртүне гамәлгә ашыручы җәмәгать транспортына кагылачак. Таксига кагылмый", - дип билгеләп үтте ТР Транспорт министры урынбасары.

QR-кодны билет сатканда кондуктор тикшерәчәк. Сертификаты булмаган пассажирларны төшерәчәкләр. Егоров аңлаткан тагын бер момент – троллейбуслар кондукторсыз булачак. Мөгаен, 22 ноябрьдән алар линиягә чыгудан туктарлар.

22 ноябрьдән 60 яшьтән өлкәнрәк татарстанлыларның QR-кодлары юк икән, транспорт карталарын блокировкалыйлар. Шуңа бәйле рәвештә, вакцинация һәм прививкага каршы билгеләр турында сертификатлары булган кешеләрнең транспорт карталарының эше туктатылмаячак. Хәзер республиканың сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан медотвод булу турында QR-код эшләнә, дип билгеләп үтте Егоров.

"Декабрьдә үз транспорт карталарын тулыландырган кешеләрне шунда ук тынычландырасым килә – транспорт картасының гамәле барлык чикләүләрне бетергәннән соң озайтылачак", - дип мөрәҗәгать итте спикер татарстанлыларга.

Фото: t.me/tatmediaofficial

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев