Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда пассажирларны лицензиясез йөртүнең 19 хокук бозу очрагы ачыкланган

Пассажирларны лицензиясе булмаган автобусларда йөртүне тыючы кагыйдәләр 29 июньнән үз көченә керде.

29 июньнән Татарстанда лицензиясе булмаган автобусларда пассажирлар йөртүнең 19 очрагы теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында Транспорт өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Урта Идел төбәкара дәүләт автомобиль юллары күзәтчелеге идарәсе башлыгы урынбасары Олег Ядренкин хәбәр итте.

Россиядә 29 июньнән лицензиясез автобусларда пассажирлар йөртүне тыю турындагы канун үз көченә керде, дип искәртте ул. «29 июньгә кадәр яңа таләпләргә күчү чоры булды. Ул вакытта без административ санкцияләр кулланмадык, әмма пассажирлар йөртүчеләрне контрольдә тоттык, рейдлар үткәрдек. Бүгенге көндә лицензиясез эшләүнең 19 очрагы ачыкланды, беркетмәләр төзелде һәм тикшерү өчен суд органнарына тапшырылды», - дип сөйләде Олег Ядренкин.

Ведомство җитәкчесе сүзләренчә, тәртип бозучыларны ачыклауга ЮХИДИ инспекторлары да ярдәм итә. «Бүгенге көндә алар лицензиясез эшләү белән бәйле 30га якын рапорт җибәргән, 50 проценты - Татарстан буенча, калганнары башка төбәкләрдән», - диде ул.

Автобусларда пассажирлар һәм башка затларны йөртү эшчәнлеген лицензияләүне камилләштерү өчен Россиянең закон актларына үзгәрешләр кертүче закон 1 мартта үз көченә кергән иде.

Фото: татар-информ архивы

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев