Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда үпкәләргә ясалма вентиляция ясау өчен 1,4 меңләп аппарат бар

Ихтыяҗ туа калса, коронавирус белән авыручылар өчен республикада өстәмә 3,8 мең ятак урын әзерләнә.

Татарстан хастаханәләрендә 1,4 меңгә якын данә үпкәләргә ясалма вентиляция аппараты бар. Бу хакта онлайн брифинг барышында Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова әйтте.

Аның сүзләренчә, әгәр ихтыяҗ туса, бу җиһазларны тагын өстәмә алачаклар. Үпкәләргә ясалма вентиляция аппаратлары авыр хәлдәге һәм үпкәләренә зыян килгән кешеләргә сулыш алу өчен кирәк.

Лилия Галимова, шулай ук, ихтыяҗ туа калса, коронавирус белән авыручылар өчен республикада өстәмә 3,8 мең ятак урын әзерләнгәнен әйтте. «Бүген Республика йогышлы авырулар хастаханәсендә урын җитәрлек», — диде ул.

Фото: Михаил Захаров

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев