Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда һәр эшсезгә өч вакансия туры килә

Быелның беренче кварталында мәшгульлек хезмәтләренә төрле сораулар белән 35,5 мең кеше мөрәҗәгать иткән.

Татарстанда һәр эшсезгә өч вакансия туры килә. Бүген ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов Татарстан дәүләт хакимияте башкарма органнарының максат һәм бурычларын халык катнашында формалаштыру буенча сынау проектын гамәлгә ашыру барышына багышланган эксперт сессиясендә шул хакта хәбәр итте.

«Министрлык быелга үзе өчен җиде өстенлекле максат һәм бурычны билгеләде. Шуларның берсе – эшсезлекнең артуына юл куймау. Хезмәт базарында вазгыять тотрыклы. Быелның беренче кварталында мәшгульлек хезмәтләренә төрле сораулар белән 35,5 мең кеше мөрәҗәгать иткән. 14 мең кеше эш эзләүче сыйфатында исәпкә куелган, 5 мең кеше эшкә урнаштырылган», - дип хәбәр итте ул.

Эш бирүчеләр 1 апрельгә 40 мең вакансия турындагы мәгълүматны игълан иткән. Шартлы рәвештә бер эшсезгә өч вакансия туры килә.

Татарстан дәүләт хакимияте башкарма органнарының максат һәм бурычларын халык катнашында формалаштыру проекты ТР Президенты йөкләмәсе белән гамәлгә ашырыла. Аның инициаторлары фикеренчә, төбәктә шундый механизм эшләргә, кешеләр министрлыкларның нәрсә белән шөгыльләнүен аңларга һәм аларның эш нәтиҗәлелеген үз күзләре белән күрергә тиеш.

Фото: https://pixabay.com | mohamed_hassan

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев