Илнең төп законына үзгәрешләр кертүгә барлыгы 2,9 млн татарстанлы үз фикерен белдерә ала.
Татарстанда якынча 1,5 млн кеше Россия Конституциясен үзгәртү мәсьәләсе буенча тавыш бирүдә катнашкан. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев әйтте.
«Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, 29 июньгә сайлау участокларында 1 млн 487 мең 200 граждан тавыш биргән, бу 50,59 процент дигән сүз», — диде Андрей Кондратьев.
Республикада барлыгы 2,9 млн кеше тавыш бирү хокукына ия, диде спикер.
Искәртеп үтик, Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча ил күләмендә тавыш бирү 25 июньнән 1 июльгә кадәр уза.


Нет комментариев