Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда видеокамералар барлык территориаль сайлау комиссияләрендә куелачак

Видеокүзәтү технологиясе мәсьәләсе буенча республиканың Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән эш бара.

Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлау көнендә республикада барлык территориаль сайлау комиссияләрендә видеокамералар куелачак. Бу хакта сайлауга әзерлек мәсьәләләре буенча партияләрнең төбәк бүлекләре белән очрашуда ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.

“Видеокүзәтү технологиясе мәсьәләсе буенча республиканың Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән актив эшлибез. Алар заказчы булып тора. Барлык территориаль участокларда камералар куелачак”, - диде ул.

“Сайлаучылар аеруча күп булган участокларда тавышларны сайлауның техник чаралары кулланылачак. Сайлау бюллетеньнарын эшкәртү һәм электрон тавыш бирү комплекслары. Шундый 200ләп комплекс булыр дип планлаштырыла”, - дип сөйләде Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Аның сүзләренчә, сайлау турында хәбәрдар итү турында өстәмә корал буларак, Үзәк сайлау комиссиясендә кайнар линия оештырылачак. Ул июнь уртасыннан эшли башлар дип планлаштырыла.

Фото: архив/Михаил Захаров

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев