Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда янгында ике өлкән кеше һәм бала үлгән

Бүген төнлә Татарстан Республикасы Чүпрәле районының Матак авылында шәхси йортта янгында өч кеше үлгән. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе шул хакта хәбәр итә. Торак йортта янгын чыгуы турындагы хәбәр төнлә 00.30 сәгатьтә килгән. Авылда яшәүчеләр янгын сүндерүчеләргә торак йортта кешеләр калган булу мөмкинлеге турында да хәбәр...

Бүген төнлә Татарстан Республикасы Чүпрәле районының Матак авылында шәхси йортта янгында өч кеше үлгән. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе шул хакта хәбәр итә. Торак йортта янгын чыгуы турындагы хәбәр төнлә 00.30 сәгатьтә килгән.

Авылда яшәүчеләр янгын сүндерүчеләргә торак йортта кешеләр калган булу мөмкинлеге турында да хәбәр иткән.

Янгын нәтиҗәсендә бер катлы агач йорт тулысынча янып беткән. Янгын урынында 47 яшьлек ир-ат, 42 яшьлек хатын-кызның һәм 4 яшьлек баланың үле гәүдәләре табылган. 7 яшьлек малай коткарылган.

Янгын чыгу сәбәпләре ачыклана. Кешеләр югары температура йогынтысыннан һәм сөрем исе белән агуланудан үлгән, дип фаразлана.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев