Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда яшәүче ир апасын үтерүдә шикләнелә

2014 нче елның 24 нче августы көнне иртән Чистай районы Полянка авылы йорты ишегалдында муенына пычак кадалган 50 яшьлек ханым гәүдәсе табылган. Әлеге факт нигезендә Россия Федерациясе Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү органнары тарафыннан РФ ҖК 105 нче маддәсенең 1 нче часте (үтерү) буенча җинаять эше кузгатылган. Оператив-эзләү чаралары барышында...

2014 нче елның 24 нче августы көнне иртән Чистай районы Полянка авылы йорты ишегалдында муенына пычак кадалган 50 яшьлек ханым гәүдәсе табылган. Әлеге факт нигезендә Россия Федерациясе Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү органнары тарафыннан РФ ҖК 105 нче маддәсенең 1 нче часте (үтерү) буенча җинаять эше кузгатылган.

Оператив-эзләү чаралары барышында зыян күрүче ханымның җинаять кылуда шикләнелгән 44 яшьлек энесе тоткарланган. Тикшерү версиясе буенча, шикләнелүче апасына кунакка килә, аннан аның белән спиртлы эчемлекләр эчеп кәеф-сафа корып утыралар. Үзләре янына хуҗабикәнең күршесен дә чакыралар. Берзаман бертуганнар арасында гауга чыга, һәм ир-ат апасының муенына пычак кадый. Нәтиҗәдә, ханым җинаять урынында ук җан бирә. Зыян күрүченең күршесе чыгып кача, ә ир-ат җинаять урыныннан китә.

Җинаять кылуга катнашы булуын ир-ат танымаган. Якын арада тикшерү судка аны сак астына ябу үтенече белән мөрәҗәгать итәчәк.

Фаҗиганең барлык нечкәлекләрен ачыклагуа юнәлдерелгән тикшерү гамәлләре үткәрелә. Җинаять эшен тикшерү дәвам иттерелә, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе.

Татар-Информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев