Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 12 вагон рельстан төшкән

Татарстанда Тихоново - Яр Чаллы арасында 12 вагон рельстан төшкән, нәтиҗәдә газ конденсаты белән 12 цистерна ауган. Бу хакта хәбәр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенә сәгать 6.00да килеп ирешкән. Бу хәл Менделеевск районында, Куйбышев тимер юлының 197 нче километрында, тимер юл аркылы чыгу урынында "ВАЗ-2109" җиңел...

Татарстанда Тихоново - Яр Чаллы арасында 12 вагон рельстан төшкән, нәтиҗәдә газ конденсаты белән 12 цистерна ауган. Бу хакта хәбәр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенә сәгать 6.00да килеп ирешкән.

Бу хәл Менделеевск районында, Куйбышев тимер юлының 197 нче километрында, тимер юл аркылы чыгу урынында "ВАЗ-2109" җиңел автомобиле белән №2601 товар поезды бәрелешү нәтиҗәсендә килеп чыккан.

Товар поездында барлыгы 25 цистерна булган. Цистерналар барысы да буш булган. Һәлак булучылар, зыян күрүчеләр юк.

Бу юлдан пассажир поездлары узмый - товар поездлары гына йөри, дип ачыклык кертә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе.

Һәлакәтнең нәтиҗәләрен бетерү өчен, урынга "Круглое Поле" пассажир поезды һәм Бөгелмә белән Әгерҗедән поездлар килгән, 74 кеше һәм 12 техника җәлеп ителгән.

Татар-Информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев