Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда ЗАГС мәгълүматлары тупланган яңа сервис ясыйлар

Балигъ булмаган балалар турында мәгълүмат 2021 елның җәендә дәүләт хезмәтләре порталының яңа сервисында урнаштырылачак.

2021 ел ахырына кадәр дәүләт хезмәтләре порталында гражданнарга үзләре һәм балигъ булмаган балалары турындагы ЗАГС мәгълүматларын электрон рәвештә алырга мөмкинлек бирә торган сервисны эшләтеп җибәрү планлаштырыла.

Федераль салым хезмәте җитәкчесе урынбасары Виталий Колесников кичә Татарстан ЗАГС идарәсе коллегиясендә сөйләгәнчә, хәзер Татарстан Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы белән актив эш алып барыла.

«Дәүләт хезмәтләре порталында „Шәхси кабинет“ кулланучы һәр кеше якынча июль аеннан үзе һәм балигъ булмаган балалары турындагы ЗАГСта булган мәгълүматларын ала алачак», — диде ул.

Спикер берничә яңалык турында сөйләде. Гражданлык хәле актларын теркәүнең бердәм дәүләт реестры порталы дизайны һәм ЗАГС хезмәткәренең «шәхси кабинеты» булдырылган. Хәзер ЗАГСның һәр хезмәткәре отчет ясый һәм аларны «шәхси кабинет»ка йөкли ала.

«ЗАГС реестры» мобиль кушымтасы дизайны ясалган. Мобиль кушымта ярдәмендә кулланучылар мөрәҗәгатьләре торышын тикшерә ала. Быел дәүләт пошлинасын турыдан-туры мобиль кушымтада түләү мөмкинлеген гамәлгә ашыру планлаштырыла, диде Колесников. 

Фото: Владимир Васильев

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X