Татарстанлыларга АЗСта бензин булу-булмавын тикшерү ысулларын атадылар
Яңалыклар

Татарстанлыларга АЗСта бензин булу-булмавын тикшерү ысулларын атадылар

Бензин эзләп вакыт уздырып йөрмәс өчен, ягулык заправкаларында ягулык булу-булмавын алдан ук тикшерергә мөмкин. Бу турыда «Татарстан-24»каналы хәбәр итә.

 Иң гади вариант – ягулык һәм бәяләр булган АЗС челтәренең мобиль кушымтасын ачу.

Шулай ук онлайн-карталарда машина йөртүчеләрнең бәяләмәләрен карарга мөмкин — кешеләр еш кына чиратлар һәм бензин булу турында яза.

Заправкалар карталары белән махсус сервислар бар, әмма анда мәгълүмат искерергә мөмкин. Иң ышанычлы ысул – юлга чыгар алдыннан конкрет АЗСка шалтырату.

Шул ук вакытта Татарстанда бензинны литрын 100-150 сумнан сату турындагы белдерүләр таратучы мошенниклар пәйда булды. Әмма акча күчергәннән соң «сатучылар» юкка чыга.

ТНВ


Нет комментариев