Саба таңнары

Түбән Камада 10 яшьлек малай асылынып үлгән

Түбән Камада 10 яшьлек малай асылынып үлгән. Ул мәктәптән начар кәеф белән кайткан һәм компьютерда уеннар уйный башлаган. Кич белән малайның әбисе аңа дәресләрен әзерләргә кушкан, тик бала баш тарткан. Бу хәлләрдән соң әбисе оныгы уйнаган ноутбукның электрга тоташтыра торган чыбыгын тартып алган. 10 минуттан соң кабат малайның бүлмәсенә кереп,...

Түбән Камада 10 яшьлек малай асылынып үлгән. Ул мәктәптән начар кәеф белән кайткан һәм компьютерда уеннар уйный башлаган. Кич белән малайның әбисе аңа дәресләрен әзерләргә кушкан, тик бала баш тарткан. Бу хәлләрдән соң әбисе оныгы уйнаган ноутбукның электрга тоташтыра торган чыбыгын тартып алган. 10 минуттан соң кабат малайның бүлмәсенә кереп, аның нәрсә эшләп утыруын тикшермәкче булган һәм оныгын үле килеш тапкан. Мәрхүм чалбарының каешын ишек тоткасына эләктереп асылынган. Малай әнисе һәм әбисе белән генә тәрбияләнгән, дип хәбәр итә "Безнең гәҗит" газетасы.

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: