Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Теләчедә бер хатын-кызга сасы көзән ташланган

Татарстанның Теләче районы Савруш авылында котыру чире йоктырган сасы көзән шәхси хуҗалык хуҗабикәсенә ташланган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә белдерделәр. Котыру чире йоктырган җәнлек Гүзәл Әхмәтҗанованың шәхси хуҗалыгына кергән һәм хатын-кызга ташланган. Хуҗабикә дә югалып калмаган: җәнлекне шунда ук үтергән. Зыян күрүче бу хакта...

Татарстанның Теләче районы Савруш авылында котыру чире йоктырган сасы көзән шәхси хуҗалык хуҗабикәсенә ташланган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә белдерделәр.

Котыру чире йоктырган җәнлек Гүзәл Әхмәтҗанованың шәхси хуҗалыгына кергән һәм хатын-кызга ташланган. Хуҗабикә дә югалып калмаган: җәнлекне шунда ук үтергән.
Зыян күрүче бу хакта хәбәр иткәч, ветеринария хезмәте вәкилләре килгән. Җәнлекнең үле гәүдәсе Республика ветеринария лабораториясенә җибәрелгән, икенче көнне анда җәнлекнең котыру чире йоктырганлыгын ачыкланган.

Сасы көзәннең гәүдәсен яндырылган. Торак пунктта дезинфикция һәм барлык йорт хайваннарына вакцинация ясалган. Г.Әхмәтҗанова махсус профилактик дәвалау курслары узган.

ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе белгечләре белдергәнчә, котыру чире йоктырган сасы көзәннәр торак пунктларга сирәк керә яки соңгы берничә елда Татарстанда мондый хәл теркәлмәгән.

Татар-Информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X