Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Теләчедә прокуратура 3 миллион сум хезмәт хакы бурычын түләткән

Прокуратура хезмәткәрләре эшкә катнашлык итә башлагач, авыл хуҗалыгы берләшмәсендә эшләүчеләргә 3 миллион сум күләмендә хезмәт хакы бурычы түләнгән. Теләче районы прокуратурасы хезмәт кануннарының үҗәлешен тикшерә башлагач, "Сөт иле" - Теләче" ширкәтендә хезмәт хакы буенча шактый бурычлар барлыгы ачыклана. Тикшерү күрсәткәнчә, берләшмәнең 560 хезмәткәренә август-сентябрь айлары өчен хезмәт хакы түләмәгән. Бурычларның...

Прокуратура хезмәткәрләре эшкә катнашлык итә башлагач, авыл хуҗалыгы берләшмәсендә эшләүчеләргә 3 миллион сум күләмендә хезмәт хакы бурычы түләнгән.

Теләче районы прокуратурасы хезмәт кануннарының үҗәлешен тикшерә башлагач, "Сөт иле" - Теләче" ширкәтендә хезмәт хакы буенча шактый бурычлар барлыгы ачыклана. Тикшерү күрсәткәнчә, берләшмәнең 560 хезмәткәренә август-сентябрь айлары өчен хезмәт хакы түләмәгән. Бурычларның гомуми суммасы 7 миллион сумнан артып китә.

Шунысы игътибарга лаек: быел гыйнварда берләшмә директоры административ җаваплылыкка тартылган - 5 мең сум күләмендә штраф түләгән була инде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча ширкәтнең генераль директоры Минсәгыйрь Нуретдиновка карата административ эш кузгатыла һәм 15 мең сум күләмендә штраф билгеләнә, бурычларны түләттерү буенча судка гариза тапшырыла.

Шуннан соң хезмәт хакының бер өлеше түләнә, калган өлешенең түләнү-түләнмәвен прокуратура үз күзәтүенә алган.

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев