Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Теләчедән Разыя әби 103 яшьтә дә бәрәңге чүпли

Теләче районының иң өлкән кешесе - Олы Кибәхуҗа авылында яши. Шушы көннәрдә Разыя Бикчәнтәевага 105 яшь тулган. Разыя әбинең гомере хезмәттә узган - 1934 нче елга кадәр колхозда, аннары Олы Кибәхуҗадагы тегү әртилендә эшләгән, 103 яшендә дә улына бакчада бәрәңге чүпләшкән. Бүген ул Олы Кибәхуҗа авылында улы Равил абый тәрбиясендә...

Теләче районының иң өлкән кешесе - Олы Кибәхуҗа авылында яши. Шушы көннәрдә Разыя Бикчәнтәевага 105 яшь тулган.

Разыя әбинең гомере хезмәттә узган - 1934 нче елга кадәр колхозда, аннары Олы Кибәхуҗадагы тегү әртилендә эшләгән, 103 яшендә дә улына бакчада бәрәңге чүпләшкән. Бүген ул Олы Кибәхуҗа авылында улы Равил абый тәрбиясендә яши. Тормыш иптәше белән бер ул, бер кыз тәрбияләп үстергәннәр, 8 оныгы, оныкчыгы бар, дип яза районның мәгълүмат чыганагы.

Юбилярны тәбрик итәргә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Разыя Садыйкова, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Альфред Шәйдуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова, Кече Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы Ирек Заһидуллин котлаган.

Фото: "Теләчеинформ"

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев