Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Тимершык”та эшләр көйле

Бүген авыл хуҗалыгында көнүзәк мәсьәләләрнең берсе - техника ремонты. Язгы кыр эшләре башланырга бер айдан аз гына артыграк вакыт калып бара. Һава торышы болай торса басуларның да иртәрәк өлгерүе бар. (Фәнис Нурисламов һәр тимергә җан өрергә сәләтле). "Мичән" филиалы Тимершык бүлекчәсендә дә язгы кыр эшләренә әзерлек - авыл хуҗалыгы техникаларын...

Бүген авыл хуҗалыгында көнүзәк мәсьәләләрнең берсе - техника ремонты. Язгы кыр эшләре башланырга бер айдан аз гына артыграк вакыт калып бара. Һава торышы болай торса басуларның да иртәрәк өлгерүе бар.

(Фәнис Нурисламов һәр тимергә җан өрергә сәләтле).

"Мичән" филиалы Тимершык бүлекчәсендә дә язгы кыр эшләренә әзерлек - авыл хуҗалыгы техникаларын төзекләндерү эше оешкан төстә бара. Шуңа күрә дә, җырлап кына каршы алды безне тимершыклылар. Иҗат кешеләре түгел, машина-трактор паркында эшләүче механизаторларның җырын ишеткәч безнең дә күңел күтәрелде. Эштә тоткарлык югында, тамак тук булганда гына җырлыйсы килә бит ул. Җыручысы - гомере буе ДТ-75 тракторын иярләгән Рәлиф Төхвәтуллин икән.

  • Җырлап йөрмәсәң кырык ел тракторда эшләп тә булмый. Басуга чыгып китәм дә җырлый-җырлый җир тырмалыйм. Быелгы язны да зур әзерлек белән көтәбез, тракторым төзек, монысы өченчесе инде, - ди механизатор канәгать елмаеп.

Җырлый-җырлый күңел биреп эшләгәнгә, мөгаен, хәзерге вакытта авыл хуҗалыгы техникалары язгы чәчүгә әзер аларның. Чәчү агрегатлары машина-трактор паркының ишегалдында рәт-рәт булып тезеп куелган. Җирнең кардан ачылганын гына көтәләр. 300 тырманы 1 декабрьгә кадәр үк тикшереп, тешләрен үткенләп, буяп, тулы әзерлеккә китереп куйганнар. Бу эшне лаеклы ялда булса да тимер эше остасы Фәим Гатиятов башкара. Бүлекчәнең 17 тәгәрмәчле, 4 чылбырлы тракторы, 19 тагылма арбасы бар.

-Биредә һәр механизатор үз тракторын ремонтлый. Егетләр - үз эшенең осталары, дип мактый механизаторларны бүлекчә җитәкчесе Айнур Нуриев. Уртак тырышлык белән биредә техниканың 85 проценты төзекләндерелгән инде.

Язгы кыр эшләрендә 2 чәчү агрегаты, 4 культиватор, 2 каток, 2 трактор катнашачак. Язга әзерлек белән беррәттән, печән җыю агрегатлары да машина-трактор паркында төзекләндерү үтә.

Паркта тимер чүкегән тавышлар ишетелә, шау-гөр киләләр, һәммәсе хезмәттә. Раил Ногманов та "Беларусь" тракторын төзекләндерүнең соңгы этабында - эшен төгәлләп капотын урнаштырды. Иң өлкән механизаторларның берсе ул. Тракторы да иң карты, Хезмәт итә башлаганына егерме җиде ел вакыт узып бара. Иң яшь механизатор - Ришат Канафиевка утыз яшь, мәктәпне тәмамлауга руль артына утырган.

  • Авыл хуҗалыгында техникалар иске, шуңа да яшьләр бик килми. Мин үзем хезмәт хакыннан зарланмыйм. Аена 13-15 мең чыга, язгы кыр эшләре вакытында күбрәк тә була. Ә безнең эшне дәвам итүче Ришат кайда куйсаң да эшли торган егет, - ди тәҗрибәле игенче Рәлиф Төхвәтуллин.

Чыннан да техникалар иске, ә биредәге егетләр, ничек итсә итә, техникаларын тиешле срокка ремонтлап чыга. Быел да сынатмаска исәп, ди алар.

Техникалар, чәчү агрегатларының төзеклегендә аппартчы-регулировщик Фәнис Нурисламовның да өлеше бик зур. Махсус станокта аккумуляторларга зарядка җыйдыра, техниканың йөрәге - двигателне көйли, камералар ямый ул.

- Камераларны район үзәгенә алып барып йөрмибез, үзебезнең оста бар, - ди җитәкче Айнур Нуриев аның эшеннән канәгатьлеген белдереп. Без бүлмәсендә утырганда камера ямарга чыгып киткән Фәнис абый шул арада чүкеч тә тотып керде. Биш минут эчендә чүкеч саплап куйды.

  • Пенсия яшем җитә, бу эшемнән китсәм чиргә сабышырмын мин, - ди үзе. Мондый сүзне, үз хезмәтен үзеннән дә артык күреп яраткан кеше генә әйтә аладыр.

Аның кебек тырыш хезмәтчәннәрне күп очраттык "Тимершык" бүлекчәсендә. Менә шулай машина-трактор паркында бердәм булып, җырлый-җырый язга әзерләнә тимершыклылар.

Замирә Сәмигуллина.

Нурхан Дәүләтов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X