Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тиздән Казан урамнарында үзмәшгульләрнең товарлары тәкъдим ителгән маркетлар пәйда булачак

"Бүген үзмәшгульләр өчен төп сорауларның берсе – үз продукциясен сатуны оештыру", - ди Тимур Нагуманов.

Тиздән Казан урамнарында үзмәшгульләрнең товарлары тәкъдим ителгән маркетлар пәйда булырга мөмкин. Бу хакта Татарстанның Министрлар Кабинетында брифингта ТР Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов хәбәр итте.

“Казан шәһәре белән үзмәшгульләргә ярдәм программаларын яңадан карап камилләштерү турында килештек. Шулай ук, шәһәр территориясендә маркетлар уздыру турында сүз куештык. Бүген үзмәшгульләр өчен төп сорауларның берсе – үз продукциясен сатуны оештыру. Сарафан радиосы яхшы эшли. Күләмнәреңне арттырырга теләсәң, товар сатуның башка каналларын эшкә җигәргә кирәк”, - диде Нагуманов.

“Маркетларны оештыру дигәндә, партнер сыйфатында “Үзмәшгульләргә ярдәм үзәге” коммерцияле булмаган оешмасы катнашырга ризалык бирә. Хәзер план эшләнә. Язгы-җәйге-көзге сезонда шәһәрнең җәмәгать киңлекләрендә үзмәшгульләрнең товарлары тәкъдим ителгән маркетлар күрербез дип ышанам”, - диде бизнес-омбудсмен.

Ул үзмәшгульләрнең бу маркетларда үз товарларын легаль статуста сата алачагын искәртте. “Бу популярлашуга да, халыкның үзмәшгульләр продукциясе белән танышуына да ярдәм итәчәк”, - диде Тимур Нагуманов. Ул үзмәшгуль булып теркәлү өстенлекләре турында аңлату буенча муниципалитетлар белән дә эш алып барылуын әйтте.

Тимур Нагуманов үзмәшгульләргә карата административ барьерларны юкка чыгару юнәлешендә эш уздырылганын билгеләп үтте. Шулай ук, Казан мэрының ел азагына кадәр, хилафлыклар ачыкланганда, административ-техник инспекция тарафыннан штрафларга мораторий кертелү карарын искәртте. “Бу үзмәшгульләргә башка эшмәкәрләр белән бертигез барлык хезмәтләрдән файдалану мөмкинлеге бирәчәк”, - ди ул.

Фото: https://pixabay.com | sardenacarlo

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев