Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тиздән кешеләр грипп белән авырмый башлаячак - галимнәр

Тиздән грипп кешеләр өчен куркыныч тудырудан туктаячак, дип саный белгечләр. Алар кеше организмына кереп өлгермәгән вируска каршы иммунитетны ничек активлаштырып булуны ачыклаган, дип хәбәр ителә медицина яңалыклары порталында "The Telegraph"ка сылтама белән. Вирусларга каршы көрәштә төп проблема - аларның үзгәреп торучанлыгы. Ел саен табиблар гриппның яңа штаммына тап була, аңа...

Тиздән грипп кешеләр өчен куркыныч тудырудан туктаячак, дип саный белгечләр. Алар кеше организмына кереп өлгермәгән вируска каршы иммунитетны ничек активлаштырып булуны ачыклаган, дип хәбәр ителә медицина яңалыклары порталында "The Telegraph"ка сылтама белән.
Вирусларга каршы көрәштә төп проблема - аларның үзгәреп торучанлыгы. Ел саен табиблар гриппның яңа штаммына тап була, аңа каршы яңа вакцина эшләнә. Проблеманы хәл итү IFITM3 аксымына бәйле. Ул грипп йоктырган вакытта организмда зур күләмдә барлыкка килә. Аксым вирус үрчүне чикли. Галимнәр препаратлар ярдәмендә аксымның активлыгын ничек арттырып булуны ачыклаган. Шул ук вакытта организмда грипп вирусы булу мәҗбүри түгел. Ачыш даими рәвештә үзгәреп торган вирус инфекциясенә каршы көрәштән котылырга мөмкинлек бирәчәк.
Бу ысулны беренче сынап карау аның нәтиҗәлелеген күрсәткән. Инвестицияләр табып, аның куркынычсызлыгын раслау өчен тиешле сынауларны үткәрәсе генә калган.
Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев