Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәмәке сатучылар өчен таләпләр кырыслана

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы тәмәке сатучыларга карата таләпләрне тагын да кырысландырмакчы була. Аерым алганда, 2016-2021 елларны үз эченә алучы тәмәкегә каршы яңа концепция буенча, министрлык тәмәкеләрне кассалардан алып, кибеткә тагын да эчкәрәк "яшерергә" тели. Алай гына да түгел, сату мәйданы 50 квадрат метрдан кимрәк булган кибетләрдә тәмәке сатуны гомумән тыймакчы...

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы тәмәке сатучыларга карата таләпләрне тагын да кырысландырмакчы була.

Аерым алганда, 2016-2021 елларны үз эченә алучы тәмәкегә каршы яңа концепция буенча, министрлык тәмәкеләрне кассалардан алып, кибеткә тагын да эчкәрәк "яшерергә" тели. Алай гына да түгел, сату мәйданы 50 квадрат метрдан кимрәк булган кибетләрдә тәмәке сатуны гомумән тыймакчы булалар.

Тәмәке тартуга каршы көрәш буенча координацион совет әгъзасы Виктор Зыков, сату урыннарын киметеп, тәмәке көйрәтүчеләрнең дә кимиячәгенә өметләнә. "Кечкенә кибетләрдә тәмәке сату рөхсәт ителми башлагач, балигъ булмаганнарның тәмәке сатып алу мөмкинлекләре сизелерлек кимеде, - дигән ул. - Концепция нигезендә сату урыннарын тагын да киметеп булырына ышанабыз".

Интертат.ру


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев