Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Торак-туплау кооперативы аша фатир алу классик ипотекага караганда арзанрак

«Түгәрәк өстәл» янында шәригать буенча торак алу шартлары хакында сөйләштеләр.

Торак-туплау кооперативы аша фатир алу классик ипотекага караганда отышлы булачак. Казанда «Россия торак тармагында ислам финанс моделен куллануның хокукый шартлары» темасына узган фәнни-гамәли түгәрәк өстәлдә чыгыш ясап, «Унистрой» компаниясенең хокукый сораулар буенча директоры Дания Мәрданова шундый фикер җиткерде.

«Әлеге мәсьәләдә төзелеш өчен чараларны җәлеп итү юнәлешәендә инструмент буларак торак-туплау кооперативын үрнәк буларак мисалга китерергә кирәк, – диде компания директоры. – Кооператив ярдәмендә торак алу өчен гражданнарның акчасы җәлеп ителә һәм торак белән үз милкең булганчы файдаланырга мөмкин. Алай гына да түгел, пайчылар акчасы белән бәйле һәр операцияне күзәтеп була».

Аның сүзләренчә, Торак-туплау кооперативы аша фатир алу классик ипотекага караганда арзанрак.

Исегезгә төшерәбез, бүген Казан (Идел буе) федераль университеты базасында «Россия торак тармагында ислам финанс моделен куллануның хокукый шартлары» темасына фәнни-гамәли түгәрәк өстәл узды. Ул «Унистрой» оешмасы ярдәме белән тормышка ашырылды.

«Өй ул салкыннан, яңгырдан саклаучы бина гына түгел. Торак һәрберебезнең дәвамы булып, рухыбызны, бөтен хисебезне үзенә тартып торучы күңелнең бер өлеше дә», – диде Дания Мәрданова.

Фото: Александр Эшкинин

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев