Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Трактор астына кереп йокларга яткан сакчының гомере өзелгән

Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматына караганда, 11 нче августтан 15 нче августка кадәр 6 бәхетсезлек очрагы теркәлгән. 10 август көнне булган. "Түбән Кама йөк шиналары" ҖЧҖ машина йөртүчесе электрон йөк төяүчедән төшеп, арбага утырган, әмма кисәк кенә сул як кырыена егылып китеп, аңын югалткан һәм үлгән. 11 август көнне...

Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматына караганда, 11 нче августтан 15 нче августка кадәр 6 бәхетсезлек очрагы теркәлгән.

10 август көнне булган. "Түбән Кама йөк шиналары" ҖЧҖ машина йөртүчесе электрон йөк төяүчедән төшеп, арбага утырган, әмма кисәк кенә сул як кырыена егылып китеп, аңын югалткан һәм үлгән.

11 август көнне Бөгелмәнең "Ортэкс" ҖЧҖ хезмәткәре үлгән. "Комбиазык заводы реконструкциясе" объектында изолировщица биектән егылып төшкән.
Үлемгә китергән өченче бәхетсезлек очрагы Казанның "Империя" шәхси саклау предприятиесендә теркәлгән. Трактор астында йоклап яткан саклау инспекторын күрмичә тракторчы аның өстеннән чыгып киткән.
14 август көнне Казанда урнашкан "Тароремонт предприятиесе" ҖЧҖдә соңгы үлем очрагы теркәлгән. Предприятие территориясеннән узган чакта сакчы кинәт кенә егылып вафат була.

Хәзерге вакытта барлык күрсәтелгән очраклар буенча тикшерү эшләре бара, дип хәбәр итә Интертат.ру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев