Төркиядә 70 килограммлы Коръән тәкъдим ителде
Яңалыклар

Төркиядә 70 килограммлы Коръән тәкъдим ителде

Изге китап ике ел дәвамында эшләнгән.

Истанбулның “Бююк Чамлыдж” мәчете ишегалдында 70 килограмм авырлыктагы Коръән Кәрим куелган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Изге китап ике ел дәвамында эшләнгән. Аның озынлыгы 98 сантиметр, киңлеге 71 сантиметр тәшкил итә. Гадәти булмаган Коръән Кәримне күрергә теләүчеләр мәчеткә дөньяның төрле почмакларыннан киләләр.

Фото: tatar-congress.org

https://tatar-inform.tatar


Нет комментариев