Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Уфада Татарстан көннәре кысаларында Тукайга сигез метр биеклегендәге һәйкәл ачылачак

Монументны Уфаның «Нур» театры янында урнаштырганнар инде, аны ачу тантанасы 18 апрельгә билгеләнгән.

Башкортстанда Татарстан көннәрен үткәрү кысаларында Уфада Габдулла Тукайга сигез метр биеклегендәге һәйкәл ачылачак. Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиле Ранэль Зиннәтуллин «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

«Бу – Уфада Тукайга куелган беренче һәйкәл. Аны шушы көннәрдә урнаштырдылар инде. Һәйкәлне ачу тантанасы 18 апрельгә билгеләнгән», - дип искәртте Зиннәтуллин.

Монументны узган ел ахырында ук ачарга ниятләсәләр дә, барлык эшләрне уртак тырышлык белән Башкортстанда Татарстан көннәре алдыннан гына төгәлләгәннәр.

«Һәйкәлнең нигезе генә дә 7 метрны тәшкил итә. Ә гомуми биеклеге, постаментны да исәпкә алып, 8 метр тирәсе. Постамент – граниттан, һәйкәл үзе бронзадан коелган. Проектны гамәлгә ашыру өчен акчаны Башкортстан Хөкүмәте бүлеп бирде. Эшкә яхшы подрядчылар җәлеп ителде, без моның өчен бик тә рәхмәтле», - диде Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиле.

Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта һәйкәл тирәсендәге территорияне тәртипкә китерәләр, эшләр җәен дә дәвам итәчәк. Нәтиҗәдә, «Нур» театрының әйләнә-тирәсе (һәйкәл шуның каршында урнаштырылган) танымаслык булачак.

Фото: Ранэль Зинатуллин

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев