Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укучылар кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә үз белемнәрен күрсәтәчәкләр

Быел олимпиада сигезенче тапкыр узачак.

Татарстан укучылары кулланучылар хокукларын яклау буенча республика олимпиадасында катнаша ала. Гомуми белем бирү мәктәпләренең 8-11 сыйныф укучылары арасында интеллектуаль турнир 21-нче сентябрьдән 26-нчы ноябрьгә кадәр дистанцион формада узачак.

Сайлап алу турын 21-25 сентябрьдә үткәрү планлаштырыла. Олимпиадада катнашучыларга әлеге этапта, төрле дәрәҗәдәге 15 сорауга җавап биреп, тест узарга туры киләчәк. Олимпиаданың икенче этабы 5-12 октябрьдә узачак. Укучыларга иҗади бирем тәкъдим ителәчәк – кулланучылар хокукларын яклау темасына эссе язарга кирәк булачак.

8-9 сыйныф укучылары һәм 10-11 сыйныф укучылары арасында ике яшь төркемендә олимпиада җиңүчеләрен һәм призерларын билгелиячәкләр.

Олимпиадада катнашу өчен алдан ук сылтама буенча теркәлергә кирәк. Гаризалар 2-нче сентябрьдән 16-нчы сентябрьгә кадәр кабул ителә.

Быел олимпиада сигезенче тапкыр узачак. Узган ел чарага республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан 9 меңнән артык укучы килгән. Иң зур активлыкны Казан, Түбән Кама, Азнакай, Әлмәт, Кукмара, Бөгелмә, Балтач, Лениногорск, Лаеш, Тәтеш, Ютазы районнары яшьләре күрсәткән дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе.

Фото: kzn.ru

Чыганак: kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев