Укытучылар өчен дистанцион белем бирү буенча ресурс эшли башлады
Яңалыклар

Укытучылар өчен дистанцион белем бирү буенча ресурс эшли башлады

Биредә укытуның дистанцион форматларын кулланырга өйрәнергә ярдәм итәләр.

Мәгариф өлкәсендә әйдәп баручы онлайн-ресурслар укытучылар өчен онлайн-дәресләр оештыру буенча видеокурслар яздырды. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Учись дома онлайн» порталында бушлай онлайн-курс ачылды. Ул укытучыларга укытуның дистанцион форматларын кулланырга өйрәнергә ярдәм итәчәк һәм белем бирү контентын ничек төзергә икәнен күрсәтәчәк.

Курсның инициаторы — Россия Мәгариф министрлыгы, ә оештыручы — «Мәгариф инновацияләре өлкәсендә профессионаллар» берлеге.

Укытучыларга ярдәм итү өчен курсларны Россия онлайн-мәгарифенең әйдәп баручы платформалары эшләде: Тоталь диктант, Грамота.ру, Яндекс.Учебник, Алгоритмика, Универсариум, uchi.ru, ismart, internetUrok, Skyeng, цифрлы инновацияләр фабрикасы һәм башкалар.

Сайттагы «банк»та педагоглар өчен файдалы бушлай онлайн-платформалар һәм курслар урнаштырылган.

Сылтама: study-home.online

Фото: скриншот

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев