Саба таңнары

Урланган кызны үз-үзенә кул салыр хәлгә җиткергән

Татарстан Югары суды фахишәлек оештыруда гаепләнелүче 33 яшьлек Дмитрий Костинга карата кузгатылган җинаять эшен карый башлады. Ул кешене фахишәлеккә тартуда, фахишәлек белән шөгыльләнүне оештыруда, кеше урлауда, көчләү, кешене үз-үзенә кул салуга китереп җиткерүдә гаепләнелә. Тикшерү фаразлары буенча, 2006-2009 елларда Костин оешкан төркем составында күрше төбәктән кызларны, шул исәптән балигъ булмаганнарны...

Реклама

Татарстан Югары суды фахишәлек оештыруда гаепләнелүче 33 яшьлек Дмитрий Костинга карата кузгатылган җинаять эшен карый башлады. Ул кешене фахишәлеккә тартуда, фахишәлек белән шөгыльләнүне оештыруда, кеше урлауда, көчләү, кешене үз-үзенә кул салуга китереп җиткерүдә гаепләнелә.

Тикшерү фаразлары буенча, 2006-2009 елларда Костин оешкан төркем составында күрше төбәктән кызларны, шул исәптән балигъ булмаганнарны да, фахишәлеккә мәҗбүри тарту белән шөгыльләнгән. Әлеге гамәлләре вакытында көч, шантаж ясау алымы кулланылган, кызлар физик җәзалау белән куркытылган.

2008 елның июнь-июль айларында, араларында Костин да булган оешкан төркем әгъзалары бер кызны урлый. Аны фахишәлек белән шөгыльләнүгә мәҗбүр итү максатыннан озак вакыт гаражда бикләп тоталар. Алай гына да түгел, көчлиләр, җенси характердагы башка гамәлләр дә кылалар. Шуның аркасында кыз берничә тапкыр үз-үзенә кул салырга да тели.

Дмитрий Костинның үтенече буенча, аның белән судка кадәрге хезмәттәшлек турында килешенгән.

Интертат.ру

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: