Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Владимир Путин: "Берәү дә Россияне үз форматына үзгәртә алмас"

Россия халкы илнең яңа тарихындагы 25 елда үзенең тамырларын, Ватанга тугрылыгын саклап кала алды, шуңа да берәү дә Россияне үз форматына үзгәртә алмас, дип белдерде РФ Президенты Владимир Путин.

"12 июнь, һичшиксез, Россия тарихында истәлекле дата. Нәкъ менә 25 ел элек, бу көнне дәүләт суверенитеты турындагы декларацияне кабул итеп, илдәге үзгәрешләргә башлангыч салынды. Алар тормышның бөтен тармакларына - сәяси һәм иҗтимагый төзелеш, икътисади һәм социаль өлкәгә кагылды", - диде ул Кремльдә 2014 ел өчен дәүләт премияләрен тапшырган вакытта.

Дәүләт башлыгы ассызыклаганча, "Россия иң авыр сынауларны узып кына калмыйча, чирек гасыр эчендә демократия һәм базар икътисадында уңышларга иреште, үзен заманча, ачык һәм мөстәкыйль ил буларак танытты".

Ил башлыгы барлык россиялеләрне һәм дәүләт премиясе лауреатларын Россия көне белән котлады, дип белдерә "Интерфакс".

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев