Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Владимир Путин Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирде

Россия Президенты Россия Фәннәр академиясендә урнашкан сайлау участогында булды.

Россия Президенты Владимир Путин илнең төп законына үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча Бөтенроссия тавыш бирүдә катнашты. Бу хакта «Sputnik» радиосы хәбәр итә.

«Дәүләт башлыгы чәршәмбе көнне Россия Фәннәр академиясендә 2151нче сайлау участогына килде. Ул анда, традиция буенча, төрле дәрәҗәдәге сайлау кампанияләре барышында тавыш бирә», — дип билгеләп үтелә хәбәрдә.

Элегрәк РФ Президенты ил гражданнарына мөрәҗәгать итеп, Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча үзләренең фикерен белдерергә чакырды. «Сезне, кадерле дуслар, үз сүзегезне әйтүегезне сорыйм. Сезнең һәрберегезнең тавышы — иң мөһиме», — дип ассызыклаган иде Путин.

1 июль РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча гомумроссия тавыш бирүләренең төп көне булып тора. Татарстанда 30 июнь киченә кадәрге вакытка 2 миллионнан артык кеше тавыш биргән, бу сайлаучыларның гомуми санының 69,8 процентын тәшкил итә. Республикада барлыгы 2,9 млн граждан ихтыяр белдерү хокукына ия.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/politics/01-07-2020/vladimir-putin-rossiya-konstitutsiyasen-t-z-tm-l-r-kert-buencha-tavysh-birde-5753538

фото http://kremlin.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев