Халык хөкеменә
Соңгы елларда суд системасының ачыклыгы дәрәҗәсе артуы көтелгән казанышларның берсе.
Мәхкәмә эшчәнлеге турындагы мәгълүматтан хәбәрдарлык халыкның хокукларының һәм мәнфәгатьләренең яклануда булачагына ышанычын ныгыта. Узган 2024 елда илебездәге сәяси вәзгыять катлаулы булса да, хокук тәртибе торышында тотрыклылык сакланды. Монда башка хокук саклау органнары белән беррәттән, суд хезмәткәрләренең дә өлеше зур.
2024 елда федераль судьялар тарафыннан барлыгы 1018 эш һәм материал карап хәл ителде. Бу 2023 ел күрсәткече белән чагыштырганда 305 эшкә, ягъни 32 процентка күбрәк. Шуларның 153е җинаять эше һәм җинаять кылу белән бәйле булган материаллар. Хөкем ителүчеләргә карата күрелгән чараларга килгәндә 10 гаепләнүче мәҗбүри эшләргә, 2 кеше төзәтү эшләренә, 5 кеше штрафка тартылды. Ирегеннән 11 җинаятьче мәхрүм ителде, әлеге чара 10 кешегә шартлы рәвештә кулланылды. Ягъни алар сынау срогы белән иректә калдырылды. Өч гаепләнүченең иреге чикләнде.
Суд тарафыннан 2024 елда 4848 гражданлык, административ эшләр һәм материал каралды. Шуның 865е – федераль, 3983е җәмәгать судьяларына тапшырылды. Судка гариза бирүчеләр дәүләт файдасына 4 198 293 сум күләмендә дәүләт пошлинасы түләделәр. Эшләрне карау нәтиҗәләре буенча дәүләт кеременә 331 393 сум күләмендә дәүләт пошлинасы алынды. Суд тарафыннан гражданлык эшләре буенча 122 860 433 сумлык дәгъва таләпләрен канәгатьләндерү турында карарлар чыгарылды.
Административ хокук бозулар буенча 467 кеше җаваплылыкка тартылып, аларга билгеләгән штраф күләме 3 264 200 сум тәшкил итте. Шуның 77 проценты түләнде. Мәҗбүри эш – 16, арест 33 кешегә билгеләнде, 220 хокук бозучыга язмача кисәтү ясалды. Административ эшләрнең күпчелеген дәүләт күзәтчелеген тормышка ашыручы органнарның таләбен үз вакытында үтәмәгән өчен җаваплылыкка тартылучылар тәшкил итте.
Саба районында җәмәгать хөкемдарларының 2 суд участогы эшли. Аларда 2024 елда җинаять эше һәм җинаять кылу белән бәйле 16 материал (үтерү белән янау, урлау, кеше сәламәтлегенә белә торып авыр зыян китерү, мошенниклык, чит ил гражданын торак бинага фиктив рәвештә учетка кертү) каралды һәм 6 хөкем ителүчегә гаепләү нәтиҗәсе чыгарылды. Берсе ирегеннән мәхрүм ителде. Тугыз кешегә кузгатылган эш Җинаять-процессуаль кодексының 25нче статьясы нигезендә, якларның үзара килешүе сәбәпле туктатылды. Ике кешегә җәза шартлы рәвештә билгеләнде. Мисалга, Саба районы гражданы З. 2024 елның маенда аек булмаган хәлдә йортта килеп чыккан низаг вакытында әнисен яклап арага кергән хатын-кызга башта алюминий тоткыч (держатель) белән берничә тапкыр суга, аннары йодрыгын эшкә җигә. Ахыр чиктә җинаятьчел гамәлен дәвам итеп, кулына кухня пычагы ала һәм кыйналучының муенына китереп тери. Үтерү белән яный. Аның гамәлләре шаһитлар күрсәтмәсе белән тулысынча дәлилләнә. Җәмәгать судьясы З.ны Җинаять кодексының 119нчы статьясы (1нче бүлек) нигезендә бер елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарды. З. бер ел сынау срогы белән иректә калдырылды. Шул вакыт эчендә ул үзенең төзәлү юлына басканын расларга тиеш.
Җинаять судьялары административ хокук бозуларга кагылышлы барлыгы 803 эш карадылар. Шуларның 212се җәмәгать тәртибенә һәм иминлегенә янаулар белән бәйле рәвештә кузгатылган иде. Юл хәрәкәте өлкәсендә 158 эш (аек булмаган хәлдә транспорт белән идарә итү һәм башкалар) буенча суд карары чыгарылды. Финанслар, салымнар, җыемнар өлкәсендә административ хокук бозу фактлары буенча 173 эш каралды. Судьялар җаваплылыкка тартылган 23 кешегә арест җәзасы бирде, 447е штрафка, 16 кеше мәҗбүри эшкә тартылды, 61 машина йөртүче транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде, 6 кешенең ату коралы алынды.
Гражданлык эшләренә килгәндә, җәмәгать судьялары кулланучылар хокукларын яклауга –21, аерылышуга кагылышлы – 60, алимент түләттерүгә бәйле 14 эш карадылар. Бары 2510 гражданлык эше буенча суд утырышы үткәрелеп, шуларның 2464 эш буенча канәгатьләндерелде, 15 эш буенча кире кагылды.
Җәмәгать судьялары чыгарган карарлар буенча апелляция һәм кассация тәртибендә 4 шикаять бирелде. Югары инстанцияләр әлеге карарларны үз көчендә калдырды.
Район суды матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев