Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Якутиянең “Кыым” халык газетасы Лесхоз урман музеена кымыз савыты (чорон) бүләк иткән

19-21 июнь көннәрендә Казан шәһәрендә регионара һәм җирле массакүләм мәгълүмат чараларының V форумы узды. Әлеге форум кысаларында "Многоликая Россия" дип аталган журналистларның V// россиякүләм конкурсына йомгак ясалды. Форумда Россия күләмендә таралган мәгълүмат чараларының бүгенге роле, үсеш тенденцияләре, эшчәнлек сыйфатын яхшырту мәсьәләләре күтәрелде, фикер алышулар алып барылды. Россиянең төрле төбәкләреннән җыйналган...

19-21 июнь көннәрендә Казан шәһәрендә регионара һәм җирле массакүләм мәгълүмат чараларының V форумы узды. Әлеге форум кысаларында "Многоликая Россия" дип аталган журналистларның V// россиякүләм конкурсына йомгак ясалды. Форумда Россия күләмендә таралган мәгълүмат чараларының бүгенге роле, үсеш тенденцияләре, эшчәнлек сыйфатын яхшырту мәсьәләләре күтәрелде, фикер алышулар алып барылды. Россиянең төрле төбәкләреннән җыйналган массакүләм мәгълүмат җитәкчеләре белән беррәттән, Саха Республикасының Якутск шәһәреннән "Ситим" медиагруппасы генераль директоры Мария Христофорова да катнашты. Ул 2012 елда Татарстанга сәяхәте вакытында районыбызның Лесхоз бистәсендә урнашкан Урман музеенда экскурсиядә булуын, музейның бай тарихына, экспонатларга соклануын һәм күтәренке тәэсирләр белән китүен җиткерә. Форумда Мария Христофорова "Саба таңнары" газетасы баш мөхәррире Рөстәм Исмәгыйловка Урман музеена зур хөрмәт һәм дуслык билгесе итеп Якутиянең үзе җитәкләгән "Кыым" халык газетасы исеменнән чорон (кымыз эчә торган махсус агач савыт) тапшыруны үтенә. Саха республикасыннан килгән махсус бүләк 23 июнь көнне район башкарма комитеты җитәкчесе Таһир Шәрәфиев катнашында Лесхоз урман музеена 488 нче экспонат тапшырылды.

Нурхан Дәүләтов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев