Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яшьләр көнен әбиләр дә үз итә

27 июньдә Сабаның "Олимп" стадионында Яшьләр көненә багышланган чараларның ачылу тантанасы һәм районыбызның актив, спортсөяр яшьләренең дусларча очрашуы булды. Күптөрле спорт ярышларын үз эченә алган бәйрәмдә районыбызның 18 авыл җирлегеннән һәм Шәмәрдәннең "Яшьлек" спорт үзәгендә шөгыльләнүче яшьләр катнашты. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев чыгышында әйтелгәнчә, районыбызда 30 яшькә кадәрле...

27 июньдә Сабаның "Олимп" стадионында Яшьләр көненә багышланган чараларның ачылу тантанасы һәм районыбызның актив, спортсөяр яшьләренең дусларча очрашуы булды. Күптөрле спорт ярышларын үз эченә алган бәйрәмдә районыбызның 18 авыл җирлегеннән һәм Шәмәрдәннең "Яшьлек" спорт үзәгендә шөгыльләнүче яшьләр катнашты. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев чыгышында әйтелгәнчә, районыбызда 30 яшькә кадәрле 13 меңгә якын кеше яши. Яшьлекнең һәр көне бәйрәм булса да, әлеге көн нәкъ менә үз көченә ышанган, заманча карашлы, актив егет-кызларны жыйнады. Таһир Шәрәфиев яшьләр тормышын җанландыруда нәтиҗәле эшләүче Илнур Хәйриев, Лилия Исмәгыйлева, Дилүс Вәлиуллин, Руслан Шәрәфиев, Айдар Шәрипов, Рузалин Николаевка Татарстан Яшь­ләр эшләре һәм спорт министрлыгының Рәхмәт хатлары тапшырды. Яшьләр көненә багышланган спорт бәйгесендә егет-кызлар футбол, комдагы волейбол, футбол, гер күтәрү, аркан тарту, кул көрәше, пневматик мылтыктан ату, капчык киеп йөгерү, 1000 метрга йөгерү, эстафета төр­ләрендә көч сынаштылар.

Язманың дәвамын "Саба таңнары" газетасыннан укый аласыз.

Фәридә Вилданова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев