Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Язгы-җәйге янгын куркынычы чорына әзер булыйк!

Көтеп алынган язгы чор җитте. Бу вакытка ял һәм бәйрәм көннәрендә табигатьтә ял итү, шулай ук үзләренең йорт яны участокларында, дачаларында, өйләрендә билгеле бер эш үткәрү планлаштырып куя.

Кызганычка каршы, кайберәүләр кар эрегәннән һәм кар суы киткәннән соң янгын куркынычы кискен артуын оныта. Коры үләнне, дачалар, бакча йортлары территорияләрендә чүп-чар яндырганда, еш кына бәлагә әйләнә. Ел саен язын бөтен ил буенча урманнар, кырлар, хуҗалык корылмалары һәм торак йортлар, шулай ук дачалар яна. Саба районы биләмәләрендә дә чүп-чар, коры үлән яну очраклары күзәтелеп килә.

Шуңа күрә, бәла булмасын өчен, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белергә һәм үтәргә кирәк:

Изоляция чоры тәмамлангач, торак сектордагы участок территорияләрен һәм якын-тирә территорияләрне, оешмаларны, аның янәшәсендәге урнашкан территорияләрне янучан калдыклардан, чүп-чардан, коелган яфраклардан, үләннәрдән чистартуны оештырырга кирәк булачак. Исегездә тотыгыз! Янучан мохит булмаган җирдә янып китү очрагы булмаячак! Язгы-җәйге янгын куркынычы чорында учаклар ягу, янгын куркынычы булган эшләр башкару, язгы-җәйге чорда тотрыклы коры, эссе һәм җилле һава шартлары вакытында учаклар, утын ягу мичләрен ягу тыела.

Урамда шешәләр, ватык пыяла калдыкларын калдырмагыз, әлеге әйберләр кояш нурларында линза үзлеге хасил итеп коры үлән, чүп-чар януына сәбәпче булырга мөмкин.

Электр челтәрләрен, электр-көнкүреш, газ һәм керосин приборларын, мичләрне төзек хәлдә тотыгыз, аларны кулланган вакытта саклык чараларын үтәгез.

Электр челтәргә кертелгән электр-көнкүреш приборларын, газ плиткаларын, керогазларны, керосинкаларны, янучы мичләрне караучысыз калдырмагыз һәм аларны кечкенә балаларга күзәтүне йөкләмәгез.

Янгын кагыйдәләрен бозучыларга карата административ җаваплылык каралган!

ЯЗГЫ-ҖӘЙГЕ ЯНГЫН КУРКЫНЫЧЫ ЧОРЫНДА ЯНГЫН КУРКЫНЫЧСЫЗЛЫГЫ КАГЫЙДӘЛӘРЕН ҮТӘГЕЗ!

Янгын яки яну билгеләре (төтенләнү, көйгән исләр) булганда кешеләрне эвакуацияләү һәм янгынны сүндерү буенча көчле чаралар күрегез һәм шунда ук 01, 2-32-01 телефоны буенча ашыгыч хезмәтләрне чакыру буенча хәбәр итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев