Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җәйге мәктәп яны лагерьларында ял итү көзге һәм кышкы каникулларга күчерелгән

Быел ял белән тәэмин ителәсе 218 меңнән артык баланың 46 меңгә якыны лагерьларда һәм санаторийларда ял итеп кайткан. 

Коронавирус сәбәпле җәй көне оештырылмый калган мәктәп яны лагерьларында ял итү көзге һәм кышкы каникулларга күчерелгән. Бу хакта Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов Хөкүмәт йортында узган брифингта хәбәр итте.

«Быел җәйге лагерьлар соңарып, ягъни, 1 июльдән эшли башласа да, без җәйге сәламәтләндерү кампаниясен өч сменада уңышлы үткәрә алдык. Республикабызның 32 муниципаль берәмлегендә 102 лагерь һәм санаторийларда 46 меңгә якын бала ял итте», — диде Дамир Фәттахов.

Министр сүзләренчә, тормышның авыр хәлендә калган 2075 бала бу җәйдә бушлай ял итә алган. Шулай ук бушлай юлламаларны быел COVID-19 йоктырган авырулар белән эшләүче медицина хезмәткәрләре балаларына да биргәннәр. Барлыгы шундый 400 бала түләүсез ял иткән.

«2020 елда барлыгы 218 меңнән артык баланы ял белән тәэмин итү планлаштырылган иде. Роспотребнадзор таләпләре буенча палатка тибындагы лагерьләр, мәктәп яны лагерьләре җәй көне эшләмәде, балаларны чит регионнарга да җибәреп булмады. Мәктәп яны лагерьләре һәм хезмәт лагерьләре эшчәнлеге көз һәм кыш каникулларына күчерелде», — диде Дамир Фәттахов. 

Фото: Ирина Биктимирова

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев