Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны беркетмә төземичә штрафка тарта башлыйлар

Аерым хокук бозулар өчен штрафлар турындагы карар махсус мобиль кушымталар аша алынган фото-һәм видеоматериаллар нигезендә чыгарылачак.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы автомобиль хуҗаларын административ хокук бозу турында беркетмә төземичә штрафка тарта башлаячаклар.

Аерым хокук бозулар өчен штрафлар турындагы карар махсус мобиль кушымталар аша алынган фото-һәм видеоматериаллар нигезендә чыгарылачак. Россия Президенты Владимир Путин РФ законнарына үзгәрешләр кертү турында йөкләмә бирде, дип хәбәр ителә Кремль сайтында.

РФ Президенты йөкләмәсе буенча, үзгәрешләрне 2022 елның 1 июненә кадәр кертергә кирәк.

Шул ук йөкләмәләр белән төбәк башлыкларына шулай ук юллардагы административ хокук бозулар турындагы эшләрне карау буенча аерым вәкаләтләр тапшырыла. 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев