Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Зенит» волейбол командасы – чемпион

Башкаланың «Санкт-Петербург» волейбол үзәгендә Казанның «Зенит» волейбол командасы Белгородның «Белогорье» командасына каршы Россия чемпионаты финал сериясендә дүртенче матчны уздырды. Белгородта узган беренче уен барышында безнекеләр җиңелгәннәр иде, әмма тиз арада җыелып алдылар. Икенче матчта ук 3:2 исәбе белән гомуми исәпне тигезләделәр. Дүртенче, бишенче матчлар исә Казанда узды. «Зенит» көндәшләрен 3:0...

Башкаланың «Санкт-Петербург» волейбол үзәгендә Казанның «Зенит» волейбол командасы Белгородның «Белогорье» командасына каршы Россия чемпионаты финал сериясендә дүртенче матчны уздырды.

Белгородта узган беренче уен барышында безнекеләр җиңелгәннәр иде, әмма тиз арада җыелып алдылар. Икенче матчта ук 3:2 исәбе белән гомуми исәпне тигезләделәр. Дүртенче, бишенче матчлар исә Казанда узды. «Зенит» көндәшләрен 3:0 исәбе белән җиңде. Ә тай-брейкта «Белогорье»ны отып, ил чемпионатында икенче ел рәттән алтын медаль яулады. «Зенит» үз тарихында инде җиденче тапкыр чемпион исемен ала.

Россия чемпионаты. Финал. 4 нче матч.
Зенит (Казань) - Белогорье (Белгород) - 3:2 (28:26, 25:20, 20:25, 18:25, 15:8)
Зенит-Казань: Сивожелез (12), Леон (24), Ащев (7), Кобзарь, Гуцалюк (9), Михайлов (27) - башлап җибәрүче алты уенчы, Вербов (либеро), Апаликов (К), Полетаев, Маруф (1), Волков (1), Спиридонов.

Белогорье: Хтей (К) (9), Тетюхин (12), Грозер (21), Мусэрский (21), Травица (4), Богомолов (7) - башлап җибәрүче алты уенчы, Брагин (либеро), Ерёмин (либеро), Сафонов, Багрей, Косарев, Смоляр.

28 апрельдә Казандагы «Санкт-Петербург» волейбол үзәгенә 4200 тамашачы килгән иде.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев