Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Зилә Сөнгатуллина яшь җырчы Сөмбел Ситдикованы "чын татар кызы" дип атады

Яшь җырчы Сөмбел Ситдикова Казан тамашачысына татар, рус һәм чит ил әсәрләреннән торган концертын тәкъдим итте.

Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, профессор Зилә Сөнгатуллина яшь җырчы Сөмбел Ситдикованың чыгышын югары бәяләде, аны "чын татар кызы" дип атады. Бу хакта Зилә Сөнгатуллина бүген Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә халыкара конкурслар лауреаты Сөмбел Ситдикова концертынннан соң "Татар-информ" хәбәрчесенә әйтте. 

Профессор укучысын беренче курстан ук укыткан. “Ул талантлы, матур тавышлы, табигате буенча чын татар кызы. Сөмбел шул хәтле тыйнак, тәрбияле, әдәпле, укуга карата да җитди карый. Бу аның беренче концерты гына түгел, консерваториянең опера студиясендә куелган һәр спектакльдә җырлады. Ул опера солистларына да катлаулы. Сөмбел һәрвакытта да бик уңышлы башкарды”, - диде Зилә Сөнгатуллина.

“Сөмбел шактый зур, катлаулы программа җырлады. Бер концертта беркем дә шулкадәр дәрәҗәдә авыр әсәрләр куймый. Тәҗрибәсе аз булган башкаручыларга киңәш итмәс идем, азрак гына үзеңне сакларга да кирәк бит әле”, – диде Зилә Сөнгатуллина.

Сөмбел Ситдикова үзенең ассистент-стажер буларак, “биш”ле билгесенә имтихан тотканын әйтте. Аны консерватория профессорлары Клара Хәйретдинова, Зилә Сөнгатуллина бәяләгән. Концертны яшь пианист Ольга Бочкарева һәм Зилә Сөнгатуллина белән әзерләгәннәр. “Җырларны бергә сайладык. Зилә апа вокал буенча киңәш бирде. Тавыш нык, бер фокуста яңгырарга тиешлеген искәртте”, - диде җырчы.

“Алга таба Сөмбел Ситдикованың сольный концертын куярга хыялланабыз. Халыкны чын зәвыклы сәнгатькә күнектерергә ниятлибез, татар һәм чит ил романслары белән баетырга телибез. Халкыбызда мәдәният учагын тергезеп, Сөмбелнең туган ягында да концерт куярга исәп бар”, - дип сөйләде алып баручы Идел Кыямов.

Программа татар, рус һәм чит ил композиторлары арияләре, романслары, җырларыннан торды. Сөмбел Ситдикова концерты күмәк фотога төшү, аның студентларыннан чәчәк бәйләмнәре бүләк итү белән тәмамланды.  

Фото: Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев