Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

27 февраль -Халыкара кочаклашу көне

Иштуган мәдәният йорты белгечләре әлеге көн уңаеннан гадәти булмаган акция үткәрделәр.

 Кочаклашу һәркемгә кирәк, өстәвенә, галимнәр ачыклаганча, кочаклашу рәхәт кенә түгел, сәламәтлек өчен дә файдалы. Бу көнне Иштуган мәдәният йорты белгечләре  "Кил, кочаклыйм!" дигән гадәти булмаган акция үткәрделәр. Әлеге акция кысаларында авылдашлар белән әңгәмә үткәрделәр, бу көнне якыннарына һәм яраткан кешеләренә җылы мөнәсәбәт билгесе итеп кочаклашырга кирәклеген аңлаттылар, шуның белән үзләренең эчкерсез җылы хисләрен искә төшерделәр. Акциядә катнашучылар үтеп баручыларны елмаеп, дусларча кочаклап озатып каалдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев