Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

95 яше белән котладылар

Сабабаш авылында яшәү­че хезмәт ветераны Мө­кәрәмә Сөләйман кы­зы Сө­ләйманова 95 яшьлек юбилее уңаеннан Россия Президенты Владимир Пу­тинның котлавын кабул итеп алды. Мөкәрәмә апа тумышы белән Явлаштау авылыннан. Мәктәптә 7 класс белем алганнан соң хезмәт юлын Калинин исемендәге колхозда бухгалтер булып башлаган.

Сугыш елларында да шул хезмәтенә тугры калган. 1944 елда Сабабаш авылы егете Сафа белән гаилә корган. Алга таба Мөкәррәмә апа хезмәт юлын Саба урман хуҗалыгында, “Октябрь” кол­­хозында дәвам итә. 55 яшендә лаеклы ялга чыга. Сафа абый белән (бүгенге көндә мәрхүм) биш бала тәрбияләп үстерәләр. Хәзер алар үз тормышлары белән Чаллыда һәм Кумарада яшиләр. Мөкәрәмә апа Сабабаш авылында төпчек кызы Гөлүсә апа гаи­ләсе тәрбиясендә бә­хетле картлык кичерә. Аның бүгенге көндә 13 оныгы һәм 17 оныкчыгы бар.

Фото: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев