Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Аек булуга ни җитә

Елның соңгы ике ае ни күрсәтер, әмма августтан алып районыбыз юлларында спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә транспорт чаралары белән идарә итүчеләр саны кими барды. Ягъни сентябрьдә ЮХИДИ хезмәткәрләре исереклек билгеләре булган – 8, октябрь аенда 5 йөртүчене тоткарладылар. Августта юлда йөрү кагыйдәләрен шушы рәвешле аеруча тупас бозганнары өчен барысы 13 йөртүчегә беркетмә төзелгән иде. Алар барысы да безнең районныкылар дияргә ашыкмыйк.

Әйтик, 4 октябрьдә Лесхоз-Иштуган юлында туктартылган “ВАЗ-2131”нең хуҗасы Кукмара районы Иске Юмья авылы кешесе булып чыга. 1961 елгы йөртүче медицина тикшерүе узудан баш тарта. “Татмитагро” фермасы янында 17 октябрьдә “Лада” белән тоткарланган 1989 елгы Мишәбаш кешесе дә инспекторлар әйткәнне үтәмичә, җаваплылыктан котылмакчы була. Әмма алай эшләү җәзасыз калу чарасы түгел шул. Штрафларны тиз арада түләмәсәң, ябып та куюлары бар. Әйтик, быел КоАПның 20.25нче статьясы нигезендә арест җәзасы 11 йөртүчегә би­релгән. Тикшерүләр вакытында штрафларын вакытында түләмәгәнлеге ачыкланган 166 йөртүченең 138енә “хәтерсезлеге” икеләтә кыйммәткә төшкән. Яшьләрнең исерек хәлдә руль артына утырулары да борчый торган хәл. Әйтик, 11 октябрьдә Шәмәрдәндә канында 0,327 промилле алкоголь була торып рульгә утырган егеткә әле 19 гына яшь булган. Олылар исерек хәлдә машина йөртсә, ник моңа акыл керми икән дип аптырыйсың. Мисалга, 16 октябрьдә туктатылган (“Нексия”автомобиле) 55 яшьлек Килдебәк кешесендә алкотестер 0,66 промилле алкоголь күрсәтә. Октябрьдә барысын да Урта Саба авылында яшәүче И. уздырды. Түбән Шытсу авылы чигендә туктатылгач, ул сулап чыгарган һавада 0,93 промилле алкоголь барлыгы ачыкланды. Исерек хәлдә машина йөртү барысына да 30 меңгә төшәчәк. Ел ярымга “права”сыз калуны әйткән дә юк. Аек булуга ни җитә.

Фото: ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев