Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«АгроНТРИ-2023» бөтенроссия конкурсының финалы узды

Җиңүчеләр арасында Сабаның Сәләтле балалар мәктәбе укучысы да бар.

   Казанда авыл җирлекләре һәм кече шәһәрләрдә урнашкан гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары арасында «Кече һәм урта эшмәкәрлек» милли проекты  нигезендә оештырылган «АгроНТРИ-2023» бөтенроссия конкурсының финалы узды. Әлеге бәйгенең финалында Ставрополь һәм Пермь төбәкләреннән, Саратов, Самара, Волгоград һәм Киров өлкәләреннән, шулай ук Башкортостан һәм Татарстан республикаларыннан барлыгы 177 укучы катнашты. Әлеге укучылар арасында Сәләтле балалар мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Гөлфия Гатауллинаның да булуы аеруча сөенечле. Бәйгедә катнашучылар  сигез номинациядә көч сынаштылар: «Агрокоптер», «Агроробот», «Агрокосмос», «Агрометео», «ДоброПчел», «АгроБио», «АгроВет» һәм «АгроРовер». Нәтиҗәдә Гөлфия Гатауллина “Агрокосмос” номинациясендә 2нче урынны яулады. Гөлфияне һәм аның җитәкчесе - информатика укытучысы Рәсим Гаптерахимовны  зур җиңүләре белән чын күңелдән  котлыйбыз. Алга таба да уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев