Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Акыл көрәше» дип аталган интеллектуаль уен

Районыбызның актив яшьләре катнашында «Акыл көрәше» дип аталган интеллектуаль уены узды. Аралашу, күңел ачу, акыл көчен сынау форматындагы чараны район башкарма комитеты, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, "Яшьлек" яшьләр үзәге һәм ТР Аграр яшьләр берләшмәсенең район бүлекчәсе оештырды.

undefined

Җиңүче булып “Оптимистлар” (финанс-бюджет палатасы: Ләйсән Хәйрединова, Илвир Вәлиуллин, Ләйсән Шәймарданова, Инзил Мостафин) командасы табылды. “Җиңүне үзебез дә көтмәгән идек. Тарихи сораулар авыр булып тоелган иде. Беренче урынга чыгуыбызга без бик шат”,–дип кичерешен уртаклашты Ләйсән Хәйретдинова. Алардан 2гә генә ким балл җыйган Саба аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәбе зыялыларына 2нче урын бирелде. Өченче урынга да шулай ук финанс-бюджет палатасының “Активисты” командасы чыкты. Аларга, Ирек Гарипов әйткәнчә, акчалы сертификатлар бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев