АЛАР КУЛЫНДА КЕШЕ ЯЗМЫШЫ
Россия Федерациясендә җәмәгать юстициясе булдырылуга, дөресрәге, яңадан торгызылуга 20 ел тулды. Чөнки әлеге учреждениеләр патша заманнарында ук эшләгән.
СССРда аларның функцияләрен өлешчә иптәшләр судлары алды. Һәм, ниһаять, 1999 елда бу вәкаләтләр кабат җәмәгать судьяларына бирелде. Аларның кабат кире кайтуы җәмгыятьнең һәр гражданинга суд яклавьның максималь югарылыкта булуын тәэмин итү, ягъни гадел хөкемне халыкка якынайту ихтыяҗын тәэмин итү белән аңлатыла.
Юбилейлары уңаеннан Саба районы гадел хөкем бинасында җәмәгать судьялары, суд эше ветераннары катнашында "Түгәрәк өстәл" артында сөйләшү үткәрелде. Алар үзләре алып барган эшчәнлекләре белән таныштырдылар, истәлекләрен уртаклаштылар, газета журналисты сорауларына җаваплар бирделәр. Җәмәгать юстициясе институты эшчәнлеген тагын да камилләштерү буенча фикерләр әйтелде...
Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев