Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Авыл җирлекләрендә хисап җыеннары башланды

2024 елдагы эшчәнлекләренә багышланган хисап җыеннары график нигезендә иң элек Түбән Шытсу, Сатыш, Олы Кибәче һәм Иске Икшермә авыл җирлекләрендә үтте.

2024 елдагы эшчәнлекләренә багышланган хисап җыеннары график нигезендә  иң элек Түбән Шытсу,  Сатыш,   Олы Кибәче һәм  Иске Икшермә  авыл җирлекләрендә  үтте.

Хисап җыеннары   алда торган мәсьәләләрне чишәргә, эш­чәнлекне планлы рәвештә дәвам итүне күздә тота. Иң элек Түбән Шытсу авыл җирлегендә урнашкан учреждение җитәкчеләре узган ел башкарылган эшләренә хисап тоттылар. Өч авылны бер­ләштергән җирлектә  231 ху­­җалык исәпләнеп, аларда 631 кеше яши. Җирлек башлыгы Булат Мәүлетов Советның 2024 елдагы эшчәнлегенә җентекле анализ ясады. Чыгыштан  күренгәнчә, узган ел 5 бала туган,  8 кеше вафат бул­ган. Бер  яңа гаилә барлыкка килгән. Үзмәшгульлек белән шөгыльләнүчеләр саны  2023 ел белән чагыштырганда  13 кешегә артып, 51гә җиткән.  “Инвестиция эшчәнлегенә килгәндә, авыл җирлегендә  теркәлүчеләр  6ны тәшкил итә. 2024 елда  учетка 1 кеше  басты.  Соңгы 5-6 елда нибары бер крестьян-фермер ху­җалыгы, бер кибет һәм “Сабино” теплица комплексы эшли  башлады. Бу юнәлештә эшне ныгытырга кирәк”, – диде җирлек башлыгы.  Шул ук вакытта мөлкәт, җир салымнарын түләмәүчеләр барлыгын да әйтеп узды. 

Узган елгы җыендагы со­рау­ларның үтәлешенә кил­­гәндә,   бал кортларыннан зыян күрүчедән кергән  мөрәҗәгать  хәл ителеп,   шәхси хуҗалыкларда умарта тотучыларның эшчәнлеге тиешле органнар тарафыннан тик­шерелгән, кагыйдә бозулар күзәтелмәгән.  Югары Шытсу мә­­дәният йортына сәхнә  кие­м­нәрен саклау  өчен шкаф булдыру   мәсьәләсе агымдагы ел­да хәл ителәчәк. Түбән Шытсуда аренда программасы буенча төзелгән йортта яшәүче  гаилә  газ миче эшләми башлау сәбәпле,  үз хисапларына алыштыруларын һәм әлеге сумманы  кире  кайтару  мәсьәләсе белән кызыксынды. Район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов  ике арадагы килешүдә   барлык  ремонт чыгымнарын арендалаучы   хисабына башкару каралганлыгын әйтеп ачыклык кертте.  

Сатыш мәдәният йортына да халык  җирле әһәмияткә ия мәсьәләрне хәл итүгә җитди карап, бердәм рәвештә җыйналды.  Җирлек башлыгы Фаил Шәфигуллин, учреж­дение җитәкчеләре, участок вә­каләтлесе, Саба урман ху­җалыгының янгын куркынычсызлыгы  буенча вәкиле,  Саба һәм Теләче районнарының  янгыннар күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы  һәм башка рәсми затларның чыгышлары тыңланды.  Җирлек башлыгы  узган елгы  җыенда күтәрелгән сорауларның үтәлеше  хакында да  тулы мәгълүмат җиткерде. Халыктан барлыгы алты мө­рә­җәгать кабул ителеп, алар нигездә  хәл ителгәннәр. Мамалай авылының Ленин урамында үскән  биек агачларның бер өлеше район бюджеты хисабына киселгән,   авыл җирлегенең кеременә карап әлеге эш дәвам итә.   Шулай ук Сатыш авылының  Вахитов урамына су килеп җитмәү мәсьәләсе күтәрелгән сорау буенча да  чаралар кү­релгән.  Сатыш авылындагы күпернең  төшкән култыксасы  тиз арада урнаштырылган.

Быелгы җыенда  Сатыш авылында  эчә  торган  суның сыйфаты начар булуы, аны яхшырту буенча чаралар күрүне сорадылар.  Авыл җирлеге башлыгы анализлар алынып, сыйфатны яхшырту буенча эш алып барылачагын әйтте. 

Иске Икшермә авыл җирлеге  башлыгы Алмаз Биккинин да хисап чыгышында узган елгы эшчәнлеккә җентекле анализ ясады.  Җирлек  үсешендә авыл хуҗалыгы  төп рольне  уйный.  Иске Икшермә авыл җирлегендә дүрт крестьян-фермер хуҗалыгы һәм 12 шәхси эшмәкәр исәп­ләнә.  Халыкны иң күп эш уры­­­ны белән тәэмин итүче – “Мөхәммәтшин” крестьян-фермер хуҗалыгы.   Җирлектә 60 үзмәшгуль төрле юнәлешләрдә үзенең эшчәнлеген җәелдергән.  Биләмәдәге 395 хуҗалыкта 786 кеше яши.  Җирлек буенча  5 бала дөньяга килгән, биш кеше вафат булган. Өч  яңа гаилә корылган,   ике пар аерылышкан. 

Узган ел 291 мең сум үзара салым җыйналган.  Республика бюджетыннан 1миллион 164 мең итеп өстәлеп, барлыгы 1 миллион 455 мең сум тәшкил иткән финанс чыганагы   Иске Ик­шермә һәм Татар Икшермәсе авылларында балалар мәй­дан­чыгы эшләүгә һәм юл тө­зекләндерүгә тотылган. Узган елгы сорауларның үтәлешенә кил­гәндә,   китапханә  эшли,  га­зета-журналлар, пенсия акчалары вакытында тапшырыла, әмма почта бүлеге начальнигы булмау  көнүзәк  мәсьәлә булып кала бирә.  Сбербанк яки Ак Барс  банкоматларын куюны сораган  мөрәҗәгать   урнаштыру  урыны таләпләргә  туры килмәү  һәм  хезмәт хакы карталарыннан файдаланучылар  аз булуга бәйле рәвештә,    әлегә канәгатьләндерелмәгән. 

Олы Кибәче авыл җирлегендә узган җыенда да үткән хисап елындагы  җирле әһәмияткә ия мәсьәләләрнең хәл ителеше җирлек башлыгы Айрат Сафин чыгышында ачык чагылды. Кибәче авыл җирлегендә барлыгы 380 хуҗалыкта 804 кеше яши.  Демокрафик вәзгыять би­редә дә көнүзәк мәсьәлә булып кала: җирлектә 3 сабый дөньяга килгән,  ун кеше вафат булган. Ике яңа гаилә корылган.   Җирлектә  19 кеше   урта һәм кече  эшмәкәрлек белән шөгыльләнә, 72 үзмәшгуль исәпләнә. Участок вәкаләтлесе чыгышыннан күренгәнчә, җир­лек буенча 2 җинаять очрагы теркәлгән.

Халыкның тормыш-көнкүреш  шартлары яхшырсын өчен  ел дәвамында максатчан эш алып барыла. Җирлек буенча  246400 сум үзара салым җыйналып, республика бюджетыннан 4 тапкырга арттырылганнан соң тәшкил иткән 1232000сум акча узган елгы җыенда күтәрелгән мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерелгән. Мәсәлән, үзара салым һәм республика бюджеты хисабыннан   Төбәк авылын­да ташландык кое яңартылып эшләнгән һәм авыл зиратына генератор сатып алынган. Кече Кибәче авыл зиратында кирәк-яракларны кую өчен корылма эшләнгән.  Олы Кибәче авылының Ворошилов урамындагы юлга ремонт эшләре башкарылган. Җыенда авыл урамыннан йөрүче  “ТАТМИТ АГРО” җәмгыятенең авыр йөк машиналары балалар, өлкәннәр өчен куркыныч тудыруы, урамнан йөрүне туктату буенча сорау яңгырады. Район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов әлеге мәсьәләнең хәл ителәчәген белдерде.  Шулай ук  Солнечная урамына газ кертүнең кичектерелүе буенча бирелгән сорауга да, тоткарлыкның сәбәпләре ачыкланачагы әйтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев