Авыл җирлекләренең ир-ат командалары арасында волейбол буенча район Чемпионатының финал уеннары узды
Кичә МБУ "Спорт комплексы"нда авыл җирлекләренең ир-ат командалары арасында волейбол буенча район Чемпионатының финал уеннары узды. Чемпионатта барлыгы 11 команда катнашты, ә бу 108дән артык катнашучы. Бүләкләү тантанасында Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Саба муниципаль районы башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Кәримов Марат Рәшит улы катнашты.
Саба муниципаль районының волейбол буенча авыл җирлекләре ир-атлары арасында 2021нче ел сезоны нәтиҗәләре. Өмет Лигасы.
1 урын - "Лесхоз" командасы;
2 урын - "Сатыш" командасы;
3 урын - "Юлбат" командасы.
"Иң яхшы уенчы" номинациясендә:
Евдокимов Эльмар Лесхоз командасы;
Галләмов Фларид Сатыш командасы;
Багавиев Ирек Юлбат командасы;
Маликов Нияз Шыңар командасы.
Саба муниципаль районының волейбол буенча авыл җирлекләренең ир-ат командалары арасында 2021 ел сезоны нәтиҗәләре. Югары лига.
1 урын - "Симет" командасы;
2 урын - "Тимершык" командасы;
3 урын - "Бигәнәй" командасы.
"Иң яхшы уенчы" номинациясендә:
Гатауллин Илшат Курсабаш командасы;
Гыйләҗиев Илсаф Бигәнәй командасы;
Биктимеров Альберт Тимершык командасы;
Шәехов Нурдил Симет командасы.
Командаларны сезонның уңышлы тәмамлануы белән котлыйбыз. Сәламәтлек һәм алга таба да зур җиңүләр теләп калабыз!
Фото: saby.tatarstan.ru
Чыганак: saby.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев